Без фәнни ачышларны физика, химия, биология өлкәсендә генә була дип уйларга гадәтләнгән. Әйе, бу фәннәр безгә галәмне өйрәнергә, тормышыбызны җиңеләйтә торган яңа гаджетлар, механизмнар уйлап табарга ярдәм итәрләр. Һәм ул шулай булырга тиеш тә!

Тик гуманитар фәннәрдә, мәсәлән филологиядә дә ачышлар ясала. Алар ярдәмендә тел каршылыклары юкка чыга, аралашу җиңеләя.

Ф. Ә. Ганиевнең рус-татар сүзлеге – атаклы галим, тел белгече һәм тюрколог Фуат Әшраф улы Ганиевнең күпьеллык эзләнүләре һәм интернет-технологияләр берлеге нәтиҗәсе. Бу – онлайнда беренче тавышландырылган русча-татарча сүзлек, анда 30 меңнән артык сүз тупланган.

Татар балалар нәшрияты бу проектны нәшриятның баш мөхәррире Фуат Әшраф улы Ганиев истәлегенә багышлый. Без Фуат Әшраф улының фәнгә керткән бәяләп бетергесез хезмәтен гомерлеккә истә калдыруыбызга шатланабыз һәм аның сүзлекләр төзү эшен горур рәвештә бу проектта дәвам итәбез.

Проект мәктәп укучыларына, татар телен өйрәнергә теләүче һәм интернеттан файдаланучы һәркемгә адресланган.

Өйрәнегез, укыгыз, тыңлагыз, нәтиҗә ясагыз, тикшерүләр ясагыз, төшенегез!