Телне сайлау

Фуат Әшраф улы Ганиев

Фуат Әшраф улы Ганиев 1930 елның 1 августында Башкортостан Республикасы Салават районы Нәсибаш авылында дөньяга килгән.

1954 елда Казан дәүләт университетын «бик яхшы» билгесенә тәмамлаган. Университетта укып чыккач, урта мәктәптә директор, Татар китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән, 1959 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага укырга кергән. Аспирантураны тәмамлагач, 1962 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренәчә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән.

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Төрек тел гыйлеме җәмгыяте әгъза-мөхбире, Америка биография институты киңәшчесе.

1963 елда кандидатлык диссертациясе, 1977 елда докторлык диссертациясе яклаган.

Ф.Ә. Ганиев яңа лингвистик фәнгә – татар телендә сүз ясалышына – нигез салган һәм барлык төрки телләрдә әлеге фәнне өйрәнүгә этәргеч ясаган.

Фәнни хезмәт белән шөгыльләнүдән тыш, Ф. Ә. Ганиев Казан дәүләт университетында һәм Татарстан Республикасының башка югары уку йортларында гомуми һәм махсус курслар да алып барган. Тел гыйлеме, татар теле грамматикасы, сүз ясалышы, лексикологиясе, орфографиясе турында лекцияләр укыган.

Ф. Ә. Ганиев – 350 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән, 24 монография авторы.

“Татар телендә сүз ясалышы” (“Словообразование в татарском языке”, 2010) дип исемләнгән китабында галим татар телендә сүз ясалышы өлкәсендәге барлык эзләнүләрен бергә туплап биргән. Ул – (башка авторлар белән берлектә) татар теленең өч томлык академик грамматикасы китабын оештыручы һәм аның фәнни редакторы, 135 фәнни басма һәм сүзлекләр редакторы. Ул татар лексикографиясен өйрәнүгә һәм аны системалаштыруга зур өлеш керткән, татар телендә төрле сүзлекләр (аңлатмалы, тәрҗемә һ.б.) төзегән. Аның хезмәтләре зур кыйммәткә ия булган фәнни байлык, тюркологиянең бәяләп бетергесез казанышы һәм алар татар лингвистикасының иң яңа тарихында тулы бер чорны билгеләп торалар.

Ф. Ә. Ганиев Татарстан Республикасының “ТР халыклары телләре турында” гы Закон (1992) һәм 1994 елда Татарстан Республикасының Югары Советы раслаган “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы” проекты авторы.

Галим “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” (1989) һәм “Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе” (1996); Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (1994) дигән мактаулы исемнәргә лаек булган. Фән өлкәсендәге уңышлары өчен берничә мәртәбә дәүләт медальләре белән бүләкләнгән.

Ф. Ә. Ганиевнең хезмәттәшләре аның турында

... галим туган татар телен инглиз, француз, япон, һинд телләре белән чагыштырып тикшерә. Аның бу телләр белән чагыштырма анализы алар арасында күп кенә кызыклы уртаклыклар булуын күрсәтә. Шул рәвешле татар телен өйрәнү дөньякүләм лингвистика фәне принципларына нигезләнә. Шуңа күрә дә аның яңа кагыйдәләре һәм концепцияләре татар телен алда билгеләп үткән телләр белән чагыштырганда кулланыла.

...ул тәкъдим иткән яңа кагыйдәләр һәм концепцияләр буенча, яки аларны тюркология буенча диссертациягә кертеп, 16 докторлык һәм 30 кандидатлык диссертациясе язылган һәм якланган.

Ф. Й. Йосыпов, Казан университеты профессоры

Галимнең тел гыйлемендә яңа, мөстәкыйль сүз ясалышы юнәлешен булдыруы - хәзерге татар теле гыйлеме үсешенә һәм илебез тюркологиясенә керткән бик зур өлеше. Ф. Ганиевнең дистәләрчә ел дәвамында татар һәм төрки телләрнең лексика һәм грамматикасы системасы  үсешенә кагылышлы мәсьәләләрне максатчан юнәлештә тикшерүе аңа татар телендә сүз ясалышының бик зур мөмкинлекләрен күрсәтергә; сүз ясалышының төрле һәм, шул исәптән, ул тәкъдим иткән яңа алымнарын нәтиҗәле һәм дөрес куллануны күрсәтергә һәм татар теленең лексик системасын тулыландырырга; башка лингвистик мисаллар белән бергә, татар теленең, димәк,  төрки телләрнең дә, агглютинатив-аналитик табигате турында сөйләргә сәбәпче булган телдәге күпсанлы катлаулы лексик ясалышларны ачыкларга ; галим фикеренчә, татар сүзлекләрендә лаеклы урын алырга тиешле тезмә фигыльләрнең кулланылышын ачыкларга мөмкинлек бирде.

Ф. Ә. Ганиевнең басылып чыккан хезмәтләрен безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Халыкара фәнни тормыш белән яшәве үзе үк аның татар теленең, гомумән тюркология фәненең теоретик һәм гамәли яктан үсешенә гаять зур өлеш керткәнлеген һәм Россиянең фән һәм мәдәниятен үстерүдә, танытуда актив эшчәнлеген күрсәтеп тора.

Д. М. Насилов, Мәскәү дәүләт университеты профессоры

Ганиев Ф. Ә. кушма сүзләрне өйрәнүдә зур эш башкарды, күп галимнәр уйлаганча, төрки телләрдә сүз ясалышының бер генә ысулы булмавын, ә бәлки өч ысулы барлыгын ачыклады.

Галим тарафыннан җентекләп һәм төгәллек белән яңа методика буенча, ягъни кушымчаларга бәйле сүз ясалу тикшерелде.

Аның конверсиягә карашлары  Әзәрбайҗанда да кулланыла, бу темага кандидатлык диссертациясе якланды.

Ахундов А. А., Әзәрбайҗан Республикасының Фәннәр академиясе академик-секретаре.

Галимнең татар тел гыйлемеүсешенә  юнәлдерелгән яңа идеяләре турында әле бик күп сөйләргә булыр иде, тик Ф. Ә. Ганиевнең милли фән үсешенә керткән фәнни хезмәтен бәяләр өчен атап үтелгәннәре дә җитә.

Казахстанның Милли Фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мусаев К. М.

Безгә мәгълүм булганча, Ф. Ә. Ганиевнең яңа фәнни карашларына нигезләнеп 30 дан артык докторлык һәм кандидатлык диссертациясе якланды. Аның хезмәтләрен башкорт тел белгечләре дә куллана. Ул кандидатлык диссертацияләренең фәнни җитәкчесе булып тора. Шуңа да, галим үз фәнни мәктәбен булдырган, дип, ышанып әйтергә була.

М. В. Зайнуллин, Башкортстан Республикасының Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, БРның Атказанган фән эшлеклесе, башкорт һәм гомуми тел гыйлеме кафедрасы мөдире.

Фәнни мирасы

Олпат галим, тюрколог Фуат Әшраф улы Ганиевнең 300 дән артык фәнни хезмәте бар.

Аның хезмәтләре зур кыйммәткә ия булган фәнни байлык, тюркологиянең бәяләп бетергесез казанышы һәм алар татар лингвистикасының иң яңа тарихында тулы бер чорны билгеләп торалар.

Ф. Ә. Ганиев – өч томлы татар теле грамматикасының фәнни мөхәррире һәм авторларының берсе,  “Татар-рус сүзлеге”, өч томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” авторларының берсе һәм шулай ук 20 дән артык сүзлекнең фәнни мөхәррире һәм авторларының берсе.

  1.    Русско-татарский словарь: ок. 50000 слов. – Казань: Таткнигоиздат, 1971.– 803 с.
  2. Татарско-русский словарь: ок. 38000 слов / КФ АН СССР ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова. – М.: Советская энциклопедия, 1966. – 863 с.
  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өч томда), – Казан: Татар. кит. нәшр., Т.1. – 1977. – 475 б; Т.2. – 1979. – 726; Т.3.– 1981. – 831 б.
  4. Русско-татарский словарь: ок. 47000 слов/ Под ред.: профессора Ф. А. Ганиева. – Москва, 1984, 1985, 1991, 1997. – 736 с.
  5. Татарско-русский словарь: ок. 25000слов/ Под ред.: профессора Ф. А. Ганиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988, 1995, 2002, 2004, 2009. – 462 с.
  6. Русско-татарский словарь/ Под ред. профессора Ф. А. Ганиева. – Казань: Татар, кн. изд-во, 1996. – 212 с; 2001. – 201 с.; 2014. – 205 с.
  7. Руско-татарский общественно-политический словарь/ Под ред. профессора Ф.А.Ганиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1997. – 128 с.
  8. Русча-татарча кесә сүзлеге/ Профессор Ф. Ә. Ганиев редакциясендә. – Москва: НПО Инсан, 1997. – 223 с.
  9. Русско-татарский словарь / Под ред,: профессора Ф. А. Ганиева. – Казань: Раннур, 2000. – 368 с.
  10. Tatarca-türkçe sözlük / Под ред. профессора Ф. А. Ганиева. – Москва: Инсан, 1997. – 496 с.
  11. Türkçe-tatarca sözlük/ Под редакцией профессора Ф. А. Ганиева. – Москва: Инсан, 1998. – 560 с.
  12. Татарско-русский учебный словарь/ Под редакцией профессора Ф. А. Ганиева. – Москва: Русский язык, 1992; Москва: Диагора, 1993. – 416 с.
  13. Татарча-русча уку-укыту сүзлеге/ Профессор Ф. Ә. Ганиев редакциясендә. – Казан: Раннур, 2000. – 416 с.
  14. Руско-татарский словарь/ Под ред. профессора Ф. А. Ганиева. – Казань: Татар.кн. изд-во, 2001, 2009, 2014. – 212 с.
  15. Татар теленең орфография сүзлеге / Профессор Ф. Ә. Ганиев редакциясендә. – Казан: Раннур, 2002. – 432 б.
  16. 15.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (бер томда) / профессор Ф. Ә. Ганиев редакциясендә. – Казан: Матбугат йорты, 2005. – 848 б.
  17. Татарско-русский словарь личных имен и фамилий. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2006. – 374 с.
  18. Ф. А. Ганиев. Русско-татарский словарь. – Казань: Раннур, 2009. – 630 б.
  19. Ф. А. Ганиев. Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге (ике кисәктә). Беренче кисәк (А-К). – Казан: Мәгариф, 2009. – 375 б.
  20. Ф. А. Ганиев. Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге (ике кисәктә). Икенче кисәк (Л-Я). – Казан: Паравитта, 2013. –537 б.
  21. Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге. Казан: Татар кит. нәшр., 2013. – 510 б.
  22. Türkçe-tatarça sözluk. – Ankara, 2014. – 358 с.
  23. Татарча-русча сүзлек/ Профессор Ф. Ә. Ганиев редакциясендә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 504 б.
Телне сайлау